Түбән Камада электрон Хәтер китабы булдырылды
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендәге Җиңү мәйданында реконструкциядән соң уникаль объект барлыкка килде. Ябык павильонда электрон Хәтер китабы урнаштырылды, ул эзләү системасына тоташкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзер теләге булган һәр кеше Ширәмәт (хәзерга Түбән Кама) районы хәрби комиссариатыннан фронтка киткән 8 меңнән артык солдат турында мәгълүмат таба, шулай ук «Гаилә фотохроникасы» проекты кысаларында җыелган биографияләрне карый ала.
Моннан тыш, Хәтер китабында районның авыл җирлекләрендә 40 мемориалда язылган исемнәр, шәһәр зиратындагы Туганнар каберлеге, Бөек Ватан сугышы тарихы, җирле эзтабарлар отрядлары турында мәгълүматлар һ.б. урнаштырылган.
Хәтер китабына мәгълүматны кулъязма архив журналларыннан керткәннәр, шуңа күрә теге яки бу очракта җитешсезлекләрне төзәтергә кирәк булса, шәһәрлеләр хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала.