Югары Ослан китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенә кушылды
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Югары Ослан районы балалар китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» халыкара акциясенә кушылды. Акцияне Самара өлкәсе балалар китапханәсе игълан иткән. Анда катнашучы китапханәчеләр ZOOM видеоконференция мәйданчыгында «очраша». Бу хакта «Волжская новь» газетасы хәбәр итә.
Районның әйдәп баручы китапханәчеләре акциядә катнашучыларны Муса Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы белән таныштырды.
Балаларга Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында булуы турында сөйләделәр. Ул сугышта яраланган һәм пленга эләккән. Озак еллар Моабит төрмәсендә утырган. Җәлил концлагерьда 125тән артык шигырь язган һәм аларны Ватанына җибәрә алган.
Вафатыннан соң, шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ватандашларның киләчәккә ышанычы көчле булган, иң авыр вакытта ул «Сандугач һәм чишмә» балладасын язган.