Әлки районында коронавирусның беренче очрагы расланды
(Әлки, 11 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районда бүген коронавирус йоктыруның беренче очрагы турында билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Районның баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, вирус белән зарарланган пациент-1959 елда туган хатын-кыз. Хәзер ул Чистай шәһәре хастаханәсендә дәвалана. Авыруның вирусны кайда йоктыруы әлегә ачыкланмаган.