Коронавирусны дәвалаучы Татарстан табибларына азык-төлек җыелмалары бүләк иттеләр
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Коронавирус белән алдынгы көрәштә булган табибларга «Бердәм Россия» активистлары 4,8 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.
«Бердәм Россия»нең коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча эш төркеме җитәкчесе Светлана Захарова сүзләренчә, азык-төлек җыелмалары зур федераль сәүдә челтәрләренең берсе белән бергә әзерләнгән. «Бүген коронавируслы авырулар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләре бездән чәй җыелмалары алды. Биш меңгә якын җыелма республикага тапшырылды, бу көннәрдә без аларны таратачакбыз», - диде Захарова.
Ул табибларга ярдәм итү буенча бу бердәнбер акция түгел, диде. Элегрәк «Бердәм Россия» активистлары медицина хезмәткәрләренә шәхси саклану чаралары һәм мохтаҗ гаиләләрдән булган мәктәп укучылары өчен компьютер сатып алуга бер көнлек хезмәт хакын тапшырган иде.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Фәхертдинов билгеләп үткәнчә, бүген клиника табиблары югары йөкләнеш режимында эшли. «Бердәм Россия» ягыннан ярдәм - ул барыннан да элек, психологик ярдәм. Чәй эчеп алу һәм бераз тәнәфес ясау мөмкинлеге безгә көч өсти», - диде Фәхертдинов.
Бу көннәрдә Россиянең барлык төбәкләрендә дә #РәхмәтТабибларга (#СпасибоВрачам) партия акциясе уза. Бердәмроссиялеләр бөтен ил буенча 360 меңгә якын табиб һәм медицина хезмәткәрен азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итте.