Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә уку елын тәмамлау буенча тәкъдимнәр җибәрде
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә уку елын тәмамлау буенча тәкъдимнәр җибәрде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Рекомендацияләрдә мәгариф оешмасының бер бинасында кеше санын минимумга кадәр киметү зарурлыгы юк, диелә. Шул ук вакытта дистанцияне кимендә 1,5 метр ара калдырып үтәргә кирәк.
«Төрле сыйныфларны кушу, сыйныфларны берләштерү, төрле яшьтәге төркемнәрне берләштерү рөхсәт ителми. Һәр уку төркеменә балаларның учреждение биналарында күчеп йөрүен минимальләштерү, шулай ук дәресләрне төрле вакытта башлау өчен тиешле кабинет беркетелергә тиеш», — дип китерә ведомство Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко сүзләрен.
Рекомендацияләрдә билгеләнгән төп мәсьәләләрнең берсе булып, бинаны дезинфекцияләү, һаваны зарарсызландыру өчен Россия җитештерүчеләренең техник чараларын сатып алу, шулай ук термометрия үткәрү тора.