Татарстанның өч районында сабан бодае һәм арпа чәчүне төгәлләделәр
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш, Апас һәм Спас районнарында авыл хезмәтчәннәре сабан бодае һәм арпа чәчүне төгәлләде. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Язгы чәчү мәйданнарының, 1,8 млн гектарның - 1,3 млн гектары, ягъни 77 проценты чәчелгән, - диделәр ведомствода. - Чәчүлекләрнең иң зур проценты Зәй районында – анда 97 процент, ә иң түбәне Әгерҗе районында – 42 процентта башкарылган».
Язгы бодай Азнакай, Әлки, Буа һәм Зәй районнарында чәчелгән. Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Тукай, Ютазы, Алексеевск, Яшел Үзән, Чистай, Тәтеш һәм Кайбыч районнарында әлеге культураны чәчү эшләре тәмамланып килә.
Арпа Әлмәт, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарында чәчелгән. Саба, Арча, Лениногорск, Яңа Чишмә, Аксубай, Чүпрәле, Мамадыш, Яшел Үзән, Зәй, Әлки, Әтнә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Тәтеш һәм Биектау районнарында чәчү эшләре төгәлләнеп бара.