Экология һәм табигать ресурслары министры Түбән Камада күчмә киңәшмә үткәрде
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бүген Түбән Камада күчмә киңәшмә үткәрде. Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, табигатьне саклау һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә
Быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында Прости авылы янында чүплекне рекультивацияләү эшләре башланды. Проектның гомуми суммасы 739 млн сум тәшкил итә. 36 мең кв. метрдан артык мәйдандагы эшнең зур өлеше 2020 елда башкарылачак, киләсе елда экореабилитацион эшләр башкару күздә тотыла.
«Чүплек бүтән кулланылмаячак, нәкъ менә шуңа күрә биредә агачлар утыртылачак һәм территория төзекләндереләчәк. Бу чаралар пычрану чыганагын тулысынча бетерергә мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Александр Шадриков һәм объектта эшләрне тизләтергә кушты.
Түбән Камага эш визиты кысаларында табигать саклау ведомствосы башлыгы шулай ук Кызыл Чишмә дамбасын карады: тиздән биредә реконструкцияләү эше башланачак. 906,3 млн сумлык проект ике елга исәпләнгән, беренче этап республика бюджеты хисабына 66 млн сумга башлана. Хәзерге вакытта яр буен ныгыту корылмасының авария хәлендә булуы халык өчен куркыныч тудыра.
Язгы ташу чорында су басу зонасына 500гә якын кеше яшәгән 3 торак пункт, 3 балалар сәламәтләндерү лагере, бакча участоклары һәм 100дән артык инженерлык инфраструктурасы объекты эләгә. 2 километрдан артык озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү проекты терәк стена, монолит тимер-бетон борысны ныгытуны күздә тота. Яр кырые полосасын ныгыту өчен, дивар буйлап төпкә вак таш салачаклар.
Объектта эшне «Ак барс» төзелеш компаниясе (Казан) башкара. Киләсе атнада оешма дамбаны реконструкцияләү буенча эш планын тәкъдим итәчәк, документацияне килештергәннән соң, эш башланачак.