Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы көтелә
![Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы көтелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/c3e689591c6849233c5dd1a2877318a6f565b283/store/fill/780/440/37821df015f9144ba7a727a6979ee14af88d64e2a3f2a992dda22f0911bc/%D0%BF%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D0%B4%D0%B0+%D0%B0%D1%80%D1%85%D0%B8%D0%B2.jpg)
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 майда, Татарстанда температура фонының түбәнәюе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән республикада яңгыр явачак, ә көндез явым-төшем күзәтелми. Моннан тыш, синоптиклар көчле җил турында кисәтә, бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Төнлә һава температурасы +1- +6 градус була. Моннан тыш, туфракта кырау булуы мөмкин, суыта. Шунлыктан шторм кисәтүе игълан ителде. Көндез һава 13-18 градуска кадәр җылыначак.