Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 2148 кешегә җиткән
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручыларның саны 2148 кешегә җиткән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Докладтан күренгәнчә, бер атна эчендә 562 татарстанлы әлеге вирусны эләктергән, бу моннан алдагы атнадагыдан 24 очракка күбрәк. Республикада коронавирус йоктыручылар саны артуның уртача темпы 4 процент тәшкил иткән.
«Татар-информ» агентлыгы бүген Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлүе хакында хәбәр иткән иде инде. Бер кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.