Covid-19 белән көрәшүче табиблар түләүләр булмауга дәүләт хезмәтләрендә зарлана ала
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре порталында махсус бүлек барлыкка килде. Анда Covid-19 белән көрәшүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре кызыксындыру түләүләре булмауга шикаятьләр калдыра ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Хөкүмәте Рәисе күрсәтмәсе буенча порталда табиблар мөрәҗәгатьләре өчен махсус бүлек эшли башлады.
Хәзер медицина хезмәткәрләре сайтта тиешле форманы тутырып, барлыкка килгән проблемалар турында турыдан-туры сөйләргә, шулай ук аларны хәл итүдә ярдәм алырга мөмкин.
Шикаять бирү өчен башта дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, гариза тутырырга һәм аны эшкәртүгә җибәрергә кирәк. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча тикшерү уздырылачак.
Татарстанда шулай ук яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә кызыксындыру түләүләре мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.