Себердә яшәүче якташлары Чирмешән ветераннарына күчтәнәчләр тараткан
(Чирмешән, 18 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Себердә яшәүче якташлары Чирмешән ветераннарына күчтәнәчләр тараткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Фәгыйль Хафиз улы һәр елны авылга кунакка кайткач, олы кешеләрнең хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тарата. Быел да Рамазан аенда авылдашларына шундый бүләк ясады — тәм-томнар тутырылган пакет китерде.
"Без — өлкәннәр моңа бик шатландык, изге теләкләр теләп дога кылдык. Кылган яхшылыклары меңе белән үзенә кайтсын, саулыкта, бәхеттә, шатлыкта гомер итсен", — дип авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен белдерде Фәризә Галәүтдинова.
Фәгыйль Фәттахов Керкәле авылында туып үскән. Армия хезмәтеннән соң туган авылында колхозда эшли, аннан читкә китә. Хәзер Себер якларында яши.