Татарстанда кырау төшәчәк
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). 21 майда төнлә Татарстанда кырау төшәргә, давыл булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«21 майда, төнлә Татарстан территориясендә, көнбатыш районнарда урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал», диелгән ведомство хәбәрендә.
21 майда Татарстан территориясендә урыны белән көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил исәргә мөмкин.