Путин илдә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьнең тотрыклы төс алуын әйтте
![Путин илдә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьнең тотрыклы төс алуын әйтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/943e356f5f936072fab259ed41ceb4af7d8ba422/store/fill/780/440/f2cc9b76bb210d18ba445b27f20cbb2afe4f79bc648911810429e259f72b/%D0%A0%D0%9D%D0%9Cf3ec263b6a90a04c63c9541ca9a57191_XL+%2811%29.jpg)
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Илдә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды. Тестларны арттыру фонында яңа очракларның үсеш темплары кими. РФ Президенты Владимир Путин Россиядәге санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Әгәр моннан бер атна элек Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арту темплары 5,9 процент булса, бүген ул 3,5 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, бу үткәрелгән тест-тикшеренүләрнең даими рәвештә һәм сизелерлек артуы фонында бара һәм ул авыруны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә», - диде Путин.
РФ Президенты билгеләп үткәнчә, узган ике атнада үткәрелгән тестлар саны 3 миллионга диярлек арткан. Хәзерге вакытта илдә коронавируска көн саен 240 меңгә якын тест уздырыла.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү режимыннан чыккан чорда барлык санитар нормаларны үтәү сизелерлек роль уйный. Путин ачыклык керткәнчә, бу инфекция таралу куркынычын киметергә һәм кешеләрнең сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирәчәк.