КФУ дәүләт имтиханнарын тапшыру мәҗбүри булачак белгечлекләрне атады
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университетында дәүләт имтиханы әзерлекнең берничә юнәлеше буенча мәҗбүри тәртиптә үткәреләчәк. КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский туры элемтә вакытында шул хакта хәбәр итте.
«Әзерлекнең кайбер юнәлешләрендә дәүләт имтиханының мәҗбүри тәртиптә үткәрелергә тиешлеге федераль белем бирү стандартларында чагылыш тапкан», - диде университет проректоры.
Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт имтиханы юриспруденция, дәвалау эше, халыкара мөнәсәбәтләр, стоматология, фармация һ.б. юнәлешләрдә мәҗбүри тәртиптә үткәрелергә тиеш.
«Бүген бездә 129 белем бирү программасы буенча дәүләт имтиханнары үткәрү планлаштырылмаган», - дип искәртте Таюрский.