Хөкүмәткә ветераннарга коммуналь түләүләр буенча ташламаны кайтарырга тәкъдим ителде
![Хөкүмәткә ветераннарга коммуналь түләүләр буенча ташламаны кайтарырга тәкъдим ителде](https://tatar-inform.tatar/attachments/8afebeefa728d9a78499bb4ae5d1ada2547d328c/store/fill/780/440/27acb973e7711618efd0179446e8a0eba3976f2b80b92eb43798c14a9abc/IMG-20200324-WA0012%281%29.jpg)
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләгәндә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның ташламаларын тулысынча кире кайтаруны күздә тоткан закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте раславына тапшырылды. Проектның инициаторы, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«2015 елда торак законында үзгәрешләр булды – каты коммуналь калдыклар белән эш иткән өчен түләү торак хезмәтеннән коммуналь хезмәткә күчерелде. Нәтиҗәдә, бу очракта ветераннар өчен әлеге ташлама үз көчен югалтты, чөнки сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның, гамәлдәге законнар нигезендә, коммуналь хезмәтләргә түгел, ә торак бинага түләү өчен 50 процент күләмендә чыгымнарга компенсация алу мөмкинлеге бар. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге категориягә караган ветераннарның компенсация күләме кимеде, ә бу аларның хокуклары турыдан-туры бозылу дигән сүз», - дип ачыклык кертте парламентарий.
Аның сүзләренчә, әлеге закон проектын эшче төркем утырышында Дәүләт Думасының барлык фракцияләре, шулай ук өч профиль министрлык вәкилләре бертавыштан хуплаган.
«Хәзерге вакытта закон проекты тиешле нәтиҗә ясау өчен РФ Министрлар Кабинетына тапшырылды. Тиздән ул кабул ителер һәм ветераннарга тиешле ташламаны кире кайтарырлар дип өметләнәм», - диде Ольга Павлова.