Путин көзен Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану ихтималы хакында кисәтте
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуның икенче дулкыны башлануы ихтимал. РФ Президенты Владимир Путин Россиядә санитар-эпидемиологик вазгыять мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, башка дулкыннар, шул исәптән икенче дулкынның башлануы да ихтимал. Моны быелның көзендә, октябрь ахырында, ноябрьдә, декабрь башында көтәргә кирәк», - диде Путин.
РФ Президенты, сәламәтлек саклау системасы вирусның яңа дулкынына әзер булсын өчен, стационарларда махсус урыннар (шул исәптән ИВЛ-аппаратлары белән җиһазландырылганнары да) җитәрлекме-юкмы икәнлеген игътибар белән өйрәнергә кушты. «Бездә резерв булырга тиеш, моңа җитди игътибар бирүегезне сорыйм», - дип искәртте Путин.
Киңәшмәдә әйтелгәнчә, бүгенге көндә Россия стационарларында 165 мең махсус урын булдырылган, шуларның 110 меңгә якыны файдаланыла.
Путин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, тестларны арттыру фонында яңа очракларның үсеш темплары кими. Әгәр моннан бер атна элек Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арту темплары 5,9 процент булса, бүген ул 3,5 процент тәшкил итә.