Мәскәү үзәгендәге банкта кешеләрне заложник итеп алучыны тоткарладылар
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Мәскәү үзәгендә урнашкан «Альфа-Банк» бүлекчәсендә кешеләрне заложник итеп алган җинаятьчене полиция тоткарлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте
Билгесез кеше азык-төлек китереп бирә торган агрегаторлар сумкасы тоткан килеш банкка керә. Аннары ул бинага шартлаткыч куелуын әйтә. Шуннан соң җинаятьче берничә кешене банкта тоткарлый һәм бинаны шартлату белән яный. Бу урынны полиция хезмәткәрләре чолгап ала.
Соңрак аны тоткарлау турында хәбәр ителде.