Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 майда, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә, Казанда яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Моннан тыш, көчле җил булырга мөмкин, секундына 16-21 метр тизлектә исәчәк.