Казанда бакчачылык ширкәтендә шартлаган әйбер страйкбол гранатасы булган
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бакчачылык ширкәтендә страйкбол гранатасы шартлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәт вәкилләре шартлауның ташландык участокта булуын ачыклаган. Анда бакчалык ширкәтендә яшәүчеләр чүп-чар түккән.
«Анда страйкбол гранатасы шартлаган. Зыян күрүче юк», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
«Татар-информ» агентлыгы бүген, көндез Казанның Авиатөзелеш районының «Энергетик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә граната шартлавы турында хәбәр иткән иде.