Россиядә тәүлек эчендә коронавирус йоктыру очраклары кими бара
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очраклары тәүлек эчендә 8 599 булып, 344 481очракка җиткән. Бу хакта ТАСС якшәмбе көнне журналистларга коронавирус таралуга каршы оператив штабтагы хәбәргә сылтама белән җиткерә.
Үсеш тәүлек эчендә 1 майдан соң иң түбән дәрәҗәдә булган.
Штаб мәгълүматларына караганда, тәүлеклек үсеш рекордлы түбән - 2,6 процент тәшкил иткән, бер көн элек исә ул 2,9 процент иде.
Яңа 862 очрак Мәскәү өлкәсендә, 384 очрак - Санкт-Петербургта, 221 - Түбән Новгород өлкәсендә, 152 - Ростов өлкәсендә, Красноярск краенда146 очрак теркәлгән. Шулай ук 123 очрак Калуга өлкәсендә, 121 - Самара өлкәсендә, 120 - Иркутск өлкәсендә, 113 - Дагыстанда, 111 - Брянск өлкәсендә, 107 - Ярославль өлкәсендә һәм 102 очрак Ханты-Мансида расланган.
Инфекцияне яңа йоктырган 3 777 кешедә (43,9 процент) авыру симптомнары юк, дип хәбәр иттеләр штабта.
Хәзер Россиядә 227 641 актив очрак исәпләнә, шуларның 112 080 очрагы Мәскәүдә.