Covid-19 авыруыннан даруларның клиник сынаулары төгәлләнәчәк вакыт билгеле булды
![Covid-19 авыруыннан даруларның клиник сынаулары төгәлләнәчәк вакыт билгеле булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/fe2e39114655e321b0bc33c83e1828fde10a65df/store/fill/780/440/6bee716f75c5acd643761d3f4c12655bacad6fd455a692a4fdcaf456e7e1/TI1_5350.jpg)
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). «Арепливир» сәүдә атамасы белән Covid-19 авыруыннан илебездә эшләнгән «Фавипиравир» препаратын клиник тикшеренүне 4-8 атнадан тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш урологы, академик Дмитрий Пушкарьга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Без клиник сынаулар дүрт-сигез атна дәвамында тәмамланыр дип өметләнәбез, шуннан соң теркәлү өчен документлар тапшырылачак», — диде Пушкарь.
Аның сүзләренчә, препаратның клиник сынаулары Мәскәүдә генә түгел, Санкт-Петербургта, Мордовиядә дә берничә йөз авыруда үткәреләчәк.
Беренче этапта препарат уртача авырлыктагы авырулар өчен генә кулланылачак. ИВЛ аппаратында булган пациентлар өчен ул әлегә кулланылмаячак, дип искәртте табиб.