Эчке туризмны 1 июньнән башлап җибәрү ниятләнә
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Россиядә эчке туризмны 1 июньнән этаплап башлап җибәрү ниятләнә. Туристлык сезонын этаплап ачу мөмкинлеге коронавирус таралуга комачаулый торган шартлар булдыру белән бәйле, дип саный вице-премьер Дмитрий Чернышенко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Федерациясенең 23 субъекты чикләү чараларын йомшартуга әзер һәм алар Роспотребнадзор билгеләгән беренче этапка туры килә. <...> Безнең өчен, әлбәттә, — җәйнең беренче яртысында эчке туризмны имин булырлык һәм контрольдә тота торган итеп ачып җибәрү өстенлекле» , - диде ул брифингта.
Әйтик, 1 июльдән беренче булып шифаханәләр ачылачак. Әмма әлегә чит илгә массакүләм туристлык сәфәрләрен башлау өчен шартлар юк, авыруның икенче дулкыны булу куркынычы зур, диде Чернышенко. Шуңа бәйле рәвештә, Ростуризм элеккечә үк ил чигеннән читкә чыгудан тыелырга тәкъдим итәчәк.
«БМО Бөтендөнья туристлык оешмасы мәгълүматларына караганда, коронавирус аркасында туристлык сәфәрләренә чикләүләр керткән илләр саны 100 процентка җиткән. <...> Без кешеләрнең ял итәргә теләгәнен аңлыйбыз. Безнең илдә моның өчен барлык шартлар да бар», - дип искәртте вице-премьер. Ул Россия территориясенә кергән кешеләр үз хисабына ике атналык изоляцияне үтәргә тиеш булачак, дип өстәде.
Вице-премьер сүзләренчә, 1 июньгә кадәр Covid-19 пандемиясе шартларында санатор-кунакханә өлкәсе эше буенча Роспотребнадзор һәм Ростуризм тәкъдимнәре барлыкка киләчәк. Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова, үз чиратында, ведомство бер атна эчендә туристлык өлкәсен чикләүләр режимыннан чыгаруның этапларын һәм тәкъдимнәрен тулысынча эшләп бетерергә һәм килештерергә әзер булуын раслады.