Казанда Россиядәге иң озын трамвай маршруты барлыкка киләчәк
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Россиядә иң озын трамвай маршруты Казанда барлыкка киләчәк. Бүген шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шул турыда сөйләде. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зур Казан боҗрасы проектын тормышка ашыру барышында быел Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге кишәрлектә эшләрне тәмамлау күздә тотыла. Шуның белән трамвай линиясе боҗрасы төгәлләнә, дип аңлатты докладчы.
«Боҗралы трамвай маршрутының гомуми озынлыгы 34 км тәшкил итәчәк...> »- диде Куляжев.
Шул ук вакытта ул трамвай линиясе Казанның алты районы аша узачагын һәм шәһәр халкы өчен кирәкле күп кенә объектларның транспорт белән тәэмин ителүенә игътибарны юнәлтте. Боҗра маршруты буенча трамвай хәрәкәтен бу елның җәй ахырында ачу планлаштырыла.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда быел 1,3 млрд сумлык күпер һәм ике яңа юл төзеләчәген хәбәр иткән иде.