Чирмешән районының Бәркәтә авылында мәдәният йорты төзелешенә 17 миллион сум бирелгән
![Чирмешән районының Бәркәтә авылында мәдәният йорты төзелешенә 17 миллион сум бирелгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/442c875619d13206f923004ae2692c19a5517b71/store/fill/780/440/70696b6c382507962e3962c06f20fffcf997b29d37b9edfd67b28fd18a72/DSC_0160.jpg)
(Чирмешән, 25 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында мәдәният йорты төзелешенә 17 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Республика программасы буенча төзелә торган яңа бинаны көзен файдалануга тапшыру планлаштырылган.
Бу объектта әлегә көн саен 4-5 төзүче эшли. «Төзелешкә материаллар килеп тора, эштә тоткарлык юк», — ди төзүчеләр.