Минтимер Шәймиев: Пандемия вакытында белем алу кирәклеге беренче планга чыкты
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Коронавирус глобальләшүгә, икътисадка җитди зыян китерде һәм мәгариф өлкәсендәге мәсьәләрнең мөһимлеген күрсәтте. Алга таба тормышыбыз бик нык үзгәрәчәк, шуңа күрә яшь буынга белем алуның өзлексез процессына күчү аеруча мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында әйтте.«Хәзерге дөньяда кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә технологияләр һәм белемнәр даими һәм тиз яңартыла, беренче планга «гомер буе белем алу» принцибы чыга. <...> Бүгенге вазгыять, мөмкин булган нәтиҗәләрне күрә алырлык итеп, тирәнрәк белемгә ия булырга кирәклеген күрсәтте», — дип искәртте Минтимер Шәймиев.Дәүләт Киңәшчесе үзенең мәгариф проблемаларына тулысынча чумуын, рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирә торган күптелле белем бирү комплексларын булдырудагы уникаль проектны гамәлгә ашыруда катнашуын әйтте. Мондый типтагы беренче мәктәп бу елның 1 сентябрендә эшли башлаячак, аны, пандемиягә карамастан, төзүләрен дәвам итәләр.ТР Дәүләт Киңәшчесе белән әңгәмәнең тулы текстын «События» порталында укыгыз.