Алинә Заһитова «Большая перемена» онлайн-фестиваль кысаларында тренировка үткәрә
![Алинә Заһитова «Большая перемена» онлайн-фестиваль кысаларында тренировка үткәрә](https://tatar-inform.tatar/attachments/d1314cf6994169e28f4ad19cb0336b79081c9cb1/store/fill/780/440/bf04a3bcc7ed659ad2aba21c25e4d6cd995a83107864f9d5a72534ebfa05/%D0%B7%D0%B0%D0%B3%D0%B8%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%B0_1%2B%281%29.jpg)
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Большая перемена» онлайн-фестивалендә катнаша. Чара 1 июньдә Интернет челтәрендә уза.
Алинә Заһитова тренировка үткәреп, онлайн-фестивальне ачачак. Спортчының марафоны 8:30 сәгатьтә башлана.
Онлайн-фестивальгә 1 июньдә Вконтакте челтәрендә аның битендә кушылырга мөмкин. Шулай ук анда тренировканың тулы программасы бар.