Казан Кремленә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килә
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казан Кремленә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Котлауларны чит ил дәүләтләре вәкилләре, дипломатик миссияләр вәкилләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре җибәрде. Республика халкын һәм җитәкчелекне әлеге истәлекле дата белән Чехия Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Мирослав Томаш котлады. «Мөмкинлектән файдалап шәхсән Сезгә (ТР Президентына - Татар-инф.иск.) һәм бөтен татар халкына иң изге теләкләрне җиткерәм һәм ныклы сәламәтлек телим», — диелә телеграммада. ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан телеграмма юллады. "Бу истәлекле көндә Татарстан Республикасының Россия белән ЮНЕСКО арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнашканы, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының мәдәни-тарихи мирасын саклау буенча масштаблы эш алып барганы өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм", — дип билгеләп үтте Орджоникидзе юлламасында. Шулай ук телеграммаларны Сингапурның Россиядәге илчесе Садасивана Премджит, Бәһрәйн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Әл-Саати, РФ спорт министры Олег Матыцин, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе Петр Гоголев, Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников җибәрделәр.