Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
![Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/4e5ad5b3345bf29206767378de33208abcb8607a/store/crop_and_fill/0/9/540/303/780/440/e1017b9b51149ae0aa377f5a78b773acd72cd518f5a626b812b5ea8bf5a3/a0ed06264f3a054a796e1190%5B1%5D.jpg)
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 июньдә, Татарстанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Моннан тыш, иртән һәм көндез көчле яңгыр явачак. Республика территориясендә урыны белән боз явуы да көтелә.