Казанда балалар пычаклар белән селтәнеп талашкан вакыйганы прокуратура тикшерә
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Прокуратура Казанда балалар пычаклар белән үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган хәлне тикшерәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Видеодан күренгәнчә, берничә малай Казанның Киров районы Поселковый урамында таяклар һәм пычаклар белән селтәнә. Балаларның бер-берсенә әдәпсезләр сүзләр әйткәне ишетелә. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге хәлне тикшерергә кушты. Күзәтү ведомствосы алдында яшүсмерләр арасындагы җинаятьләр һәм хокук бозу очракларын кисәтү буенча махсус хезмәтләрнең эшен тикшерү, шулай ук әлеге яшүсмерләрнең әти-әниләренең гамәлләренә бәя бирү бурычы тора.