Индонезиядә мәчетләр ачылды
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Индонезиянең кайбер районнарында мөселманнар янә ачылган мәчетләрдә җомга намазында катнашты. Бу хакта «Интерфакс» Associated Press агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Мөселман илендә иман йортлары кайбер чикләүләр белән җомга көнне эшли башлады. Бирегә балаларны кертмиләр, дин тотучылар ким дигәндә бер метрлык дистанция сакларга һәм битлек кияргә тиеш. Мәчеткә керү урыннарында хәрбиләр һәм полицейскийлар эшли, алар эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тәэмин итә.
Пандемия башланганнан алып Индонезиядә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең 24,5 меңнән артык очрагы теркәлгән, 1,5 меңгә якын кеше үлгән.