Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе музее уникаль экспонатлар белән тулыланды
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе музее уникаль экспонатлар белән тулыланды. Бу хакта «Волжская новь» яза. Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Заикинның кызлары мәктәп музее фондына әтисенең шәхси әйберләрен тапшырган. Алар арасында медальләр, хәрби билет, сугыш урыннары сурәтләнгән фронт блокноты бар. «Музейга бүләк ителгән тарихи кыйммәткә ия әйберләр безнең мәктәпнең Иван Алексеевичка багышланган яңартылган экспозициясендә лаеклы урын алачак», — дип сөйләде Татар Борнашы мәктәбе директоры урынбасары Марина Бочкова.