Буа табибларына Яшел Үзән сөт комбинатыннан бүләк җыелмалары тапшырылды
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Буа Үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан бүләк җыелмалары алды. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Буа Үзәк район хастаханәсенең коронавируслы пациентлар белән эшләүче ашыгыч ярдәм һәм рентген компьютер томографиясе хезмәткәрләренә 43 пакет тапшырдылар. «Яшел Үзән сөт комбинаты» АҖеннән сөт продукциясе белән бүләк пакетлары Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус тутырылган. Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган, чөнки биредә сөт комбинатының җитештерү мәйданчыклары урнашкан. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен бүләк җыелмаларының гомуми авырлыгы 1,3 тонна тәшкил иткән.