Россиядә автомобиль номерындагы кодка яңа саннар өстәләчәк
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә машиналарга төбәкнең өч урынлы коды яңача язылган номерлар бирә башлыйлар. Транспорт чараларының теркәү билгеләре турындагы боерыктагы үзгәрешләрне Эчке эшләр министрлыгы раслаган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан.
Яңа кагыйдәләр буенча төбәкләрнең кодлары хәзер бердән тугызга кадәр саннардан башлана ала. Элегрәк моның өчен 1 һәм 7 саннары гына кулланылган иде.
Боерык мартта үз көченә керде. Яңалык белән беренче булып Мәскәүдә яшәүчеләргән кагылачак.