ТАССРның 100 еллыгы сайтында Татарстанның иң яхшы музее өчен тавыш бирү башланды
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсми сайтта республиканың иң яхшы музее өчен «Гасыр музеен сайла!» дигән тавыш бирү башланды. Тавыш бирүдә Казан музейлары катнашмый. Алар арасында иң яхшысын билгеләү өчен аерым конкурс үткәреләчәк. Республиканың төрле почмакларыннан — Яр Чаллының картиналар галереясеннән алып Ютазы районындагы музей-комплексына кадәр музейлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 100.tatarstan.ru сайтында оештырылган.