Ләйлә Фазлыева: Covid-19 аркасында кешеләр сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен үзгәртте
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия халкы коронавирус пандемиясе аркасында сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Волга» эксперт клубы утырышында сөйләде. «Сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәт үзгәрде. Кызганычка, бу мөнәсәбәтне кыйммәтләр түгел, ә Covid-19 белән авыртудан курку үзгәртте», — диде спикер. Шул сәбәпле, кешеләр биологик актив өстәмәләр белән ешрак кызыксына башлады, диде Ләйлә Фазлыева.