Күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне алдан язылмыйча кабул итә башлаячаклар
![Күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне алдан язылмыйча кабул итә башлаячаклар](https://tatar-inform.tatar/attachments/dfb28b406557c0c2cbe50fd8e1fbd23efed26bd3/store/fill/780/440/3968490530ebcd7a2b427e7c5732a3faedeb5aa0b7d64845b8d654b9245a/3499020f32f2554a3ecb8364.jpg)
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 15 июньнән башлап Күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне алдан язылмыйча гына кабул итә башлаячаклар. Республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР Хөкүмәте порталына чыккан.
Бер үк вакытта залларда күп кеше булырга тиеш түгел. 4 кв.метр мәйданга бер кеше туры килергә тиеш. Монда хезмәткәрләр дә исәпкә алына.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда кафеларның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт итүләрен язган иде.