Актанышта демонстрацион имтиханнар башланды
![Актанышта демонстрацион имтиханнар башланды](https://tatar-inform.tatar/attachments/490ce60eecb137997631582385abdcb3946632b9/store/fill/780/440/3ebb56cfe0d2b686709971ded162fae48a78ab1880da0d1836a12a0b586f/502f2f9206d52a19d7d71e4248254885.jpg)
(Актаныш, 6 июнь, «Татар-информ», « Актаныш», Рузилә Хәсәнова). Уку йортларында WorldSkills стандартлары нигезендә демонстрацион имтиханнар башланды. Актаныш технология техникумында хисапчы һөнәрен үзләштерүче 24 студент хисап исәбе компетенциясе буенча имтихан тапшыра. Бу хакта район басмасы яза. Әлеге имтиханнарга экспертлар читтән килде. Алар студентларның 1с программасы буенча белемнәрен көн дәвамында тикшерде. Демонстрацион имтихан тапшыргач, студентларга Skills-паспорт биреләчәк. Бу, аларга эшкә урнашканда нинди мөмкинлекләргә ия булуларын күрсәтү өчен дә кирәк. 15 июньнән техникум студентлары «Пешекче эше» буенча да демонстрацион имтихан бирә башлыйлар.