Төрекчә язылган «Казан мәликәсе Сөембикә» пьесасының авторы Музаффәр Кая вафат
(Истанбул, 10 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә иҗат ителгән «Казан мәликәсе Сөембикә» пьесасының авторы, төрек драматургы һәм рәссам Музаффәр Кая 92 яшендә Истанбулда вафат булды.
Музаффәр Кая татар халкына шактый таныш исем. Музаффәр Кая «Казан мәликәсе Сөембикә» пьесасын 1968 елда язган. Ул Казан ханлыгы ханбикәсе хакында язган пьесасы өчен 1999 елда «Сөембикә беләзеге» премиясенә лаек күрелде. 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессы съездында Татарстан Президенты Миңтимер Шәймиевнең махсус кунагы буларак катнашты.
«Сөембикә» журналы әлеге әсәрнең бер өлешен татарчага тәрҗемә итеп, Музаффәр Кая хакында махсус мәкалә бастырган иде. «Татар-информ» ның Төркиядәге хәбәрчесе тарафыннан Төркия дәүләт телерадиокрылышы «TRT Tatar» һәм башка татар радиолары өчен махсус тапшыру да эшләнде.
Музаффәр Кая татар ханбикәсе белән ун яшендә танышкан. Укытучысы Гәүһәр исемле татар хатыны Сөембикә турында сөйли торган булган. «Гәүһәр ханым еракта калган ватанын сагынып яши иде. Шунлыктан ул безгә гел туган илен сөйләде. Сөембикә миндә бер яктан соклану уятса, икенче яктан язмышы мине бик тетрәндерде, еллар үткәч тә күңелемнән китмәде. Анкара университетында драматургия белеме алган чорда аның турында әсәр язу теләге уянды», — дип сөйләгән иде драматург.
Музаффәр Кая «Казан мәликәсе Сөембикә» пьесасына төп чыганак буларак, 1950 елда Төркиядә беренче татар җәмгыятен корып, аны «Сөембикә» дип атаган милләттәшебез Ләбиб Каранның «Сөембикә» әсәрен файдалана, төрле тарихи журналлардан, китаплардан мәгълүмат туплый, тарихчы галимнәр белән киңәшләшә, хәтта Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай белән дә очраша.
«Казан мәликәсе Сөембикә» әсәре 1969 елда Анкара шәһәре Төрек мәдәнияте җәмгыяте оештырган әдәби әсәрләр бәйгесендә беренче урын ала. Бу пьесаны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми хатлары нәҗиҗәсендә Истанбул шәһәре театрлары корылышы репертуарга алса да, ул һаман сәхнәләштерелмәде. Автор соңгы елларында күбрәк рәсем ясау белән шөгыльләнде. Сөембикәне рәсем сәнгатендә чагылдырасы килүен әйткән иде.