Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре ел ахырына кадәр шифаханәләрдә ял итә алмаячак
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ел ахырына кадәр дәүләт хезмәткәрләре шифаханәләрдә ял итә алмаячак. Бу турыдагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Яңа карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләрен шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү тәртибен раслау турында» гы Татарстан Министрлар Кабинетының 2004 елның 16 апрелендә гамәлгә куелган карарын 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдән чыгарырга», — диелә карарда. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов, Covid-19 ны исәпкә алып, Татарстан балалары өчен ял итүне ничек оештырулары турында сөйләде.