Татарстанда «КамАЗ» белән бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән
![Татарстанда «КамАЗ» белән бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/4e647123b5747badf4b1d24bf40e0d05dc4cd881/store/fill/780/440/d2f9fbbb086be4fef3c76a8c732523e08ff23feb6036e5fe8a90242f8d21/b4ec5b3f-07f3-49c5-a619-856c1693eeb7.jpg)
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Бүген көн уртасында Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә трассасының 23нче чакрымында, 10нчы модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарны юлның төрле ягына алып ташлаган. Җиңел автомобиль шоферы — Марий Эл Республикасының Волжск районыннан килгән 48 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Йөк машинасы шоферы зыян күрмәгән.