Яшел Үзәндә күп катлы йортның бишенче катыннан 80 яшьлек хатын-кызны коткарганнар
![Яшел Үзәндә күп катлы йортның бишенче катыннан 80 яшьлек хатын-кызны коткарганнар](https://tatar-inform.tatar/attachments/66ecc39b3af805cb8be2968fefa645e85c1dd768/store/fill/780/440/cc3ab38d417f4a840a181dc7f03abf8e38305de4e4119dfa299c4fa635f2/4e610a26-c4e7-4cd1-a12a-c78c945420b4.jpg)
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә күп катлы йортның бишенче катыннан 80 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Яшел Үзәндә 8нче янгын-коткару отряды диспетчеры, күп катлы йорт яныннан узып барганда, пыяла шакылдаткан тавышны ишетеп, бишенче кат тәрәзәсеннән өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп алган. Аңа куркыныч янавын чамалап, кыз урынга 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен чакырткан. Алар автобаскыч буйлап бишенче катка күтәрелгән һәм әбине медицина хезмәткәрләренә тапшырган.