Казанда җиңел машина велосипедчы кызны бәрдергән һәм авария урыныннан китеп барган
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда җиңел машина велосипедчы кызны бәрдергән һәм авария урыныннан китеп барган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте. Авария Восстание һәм Исаев урамнары чатында, җәяүлеләр кичүендә булган. Юл һәлакәтен күргән кеше әйтүенчә, кыз «зебра» буйлап юл аша чыккан вакытта аны чит ил автомобиле бәрдереп киткән. Кадрлардан күренгәнчә, машина йөртүче кыз янына килеп, аннан нәрсәдер сораган. Шуннан соң ир-ат кызга велосипедын торгызырга ярдәм итә һәм аны юлдан алып чыгып китә. Юл аша чыгып барган өлкән яшьтәге ир-ат шоферга баланы хастаханәгә илтергә кирәк дип кычкыра.