Казанда газ шартлаудан соң һавада зарарлы матдәләр микдары артмаган
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда газ тарату станциясендәге шартлаудан соң, торак зонада һавадагы зарарлы матдәләр микъдары рөхсәт ителгән концентрацияләрдән артмаган. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Янгынны сүндерү вакытында күчмә экология лабораториясе (ПЭЛ) ясаган анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, торак зонада концентрацияләрнең рөхсәт ителгән күләме артмаган», — диелә хәбәрдә.
Шартлау турында билгеле булуга ук, атмосфера һавасы үрнәкләрен алу өчен урынга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторы һәм күчмә экологик лаборатория килгән. Үрнәкләр алу онлайн-режимда Химиклар урамында булган.
Алдарак «Татар-информ» төнлә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде. Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.
10:40 сәгатьтә янгынны локализацияләделәр. Халыкка куркыныч янамый.