Нигъмәтуллин Гомумроссия тавыш бирү көнендә куркынычсызлык темасына киңәшмә уздырды
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары - Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Гомумроссия тавыш бирүе кысаларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча комиссиянең планнан тыш утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Министрлар Кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, Җиңү парады һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү коронавируска каршы көрәш шартларында узачак. Алар 24 июньгә һәм 1 июльгә планлаштырылган.
Сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү максатларында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек һәм аны уздыру чорында объектларның комплекслы куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары планын раслады. Баш идарәнең һәм республика Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составы көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Гомумроссия тавыш бирү уздырыла торган барлык объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле көчләрне һәм чараларны исәпкә алу үткәрелде, шулай ук барлык объектларда да шәхси состав кизү торачак. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерү оештырылды. Гомумроссия тавыш бирү көненең файдаланылган объектларында күзәтчелек-профилактика чаралары планлаштырылды һәм үткәрелә.