Россия Конституциясе буенча тавыш бирү участоклары Татарстанда 25 июньдә ачылачак
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 25 июньнән Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча алдан тавыш бирү процедурасы башлана. Республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы ачылачак. «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә татарстанлылар, алдан ук тиешле гариза биреп, үзләре өчен уңайлы булган участокта тавыш бирә алачак. 5 июньнән моны территориаль сайлау комиссияләре, күп функцияле үзәк һәм федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин. 16-21 июньдә участок сайлау комиссияләре аша гариза бирергә мөмкин. Битлек һәм перчатка киеп тавыш бирәчәкбез, ә сайлау участокларында барлык сайлаучыларның температурасы үлчәнәчәк.