Миңнеханов кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашты
![Миңнеханов кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашты](https://tatar-inform.tatar/attachments/0c101d4edc8092a88e63e1843dc17a0a902df579/store/fill/780/440/d6cbaa639eafb7eed3d1d7b5cb93252640ffde6b7c0cb4c7e56877b4faf3/print_6508619_4625656.jpg)
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы эшендә катнашты. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Утырышта катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны торгызуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру, шулай ук коронавирус таралу шартларында Идел буе федераль округы төбәкләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү турында фикер алыштылар. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренчә, Covid-19 пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында, барыннан да авыры кече һәм урта бизнеска туры килде. Округ төбәкләрендә ул өлкәдә 3,5 млн кеше эшли, бу халыкның 12 процентын тәшкил итә. Вәкаләтле вәкил сүзләренчә, төбәкләрдә кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, 1,5 миллион кеше яки икътисадның бу секторында эшләүчеләрнең гомуми санының 43 проценты мәшгульлек режимы үзгәрү һәм эштән китү проблемасы белән очрашкан. Пандемия аркасында биш ай нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең консолидацияләнгән бюджетларының үз керемнәре 16 процентка, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 100 млрд сумга кимегән. «Федераль үзәк ил субъектлары бюджетларына финанс ярдәме күрсәтү буенча шактый чаралар күрде. Округ төбәкләренә финанс ярдәме күләме якынча 80 млрд сум тәшкил итте», — дип өстәде Игорь Комаров.