Болгар башкарма комитетының элеккеге башлыгына суд булачак
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Вазифаи вәкаләтләрен арттырган өчен Болгар башкарма комитетының элеккеге башлыгына суд булачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
2009 елда Болгарда берничә йорт авария хәлендә һәм җимерергә тиешле дип табылган.
2012 елда шәһәр түрәсе законсыз рәвештә авария хәлендәге торактан күчерү программасына үз танышларын керткән. Алар 2016 елда акчалата компенсация алган.
Гаепләнүче гаебен танымаган. Вазифаи вәкаләтләрен арттыру һәм хезмәт урыныннан файдаланып компенсация бирү турындагы эшне судка тапшырылган.