Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасының яңа юлүткәргечендә булды
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы 90 процентка үтәлгән, монда барлык бетон эшләр тәмамланган. Төзүчеләргә юл өстен генә салырга кала. Бу хакта Татарстан Президентына объектта булганда хәбәр иттеләр. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановны объектта транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрде. Татарстан Президенты Ферма шоссесы тирәсендә юлүткәргеч буенча узды, башкарылган эшләрне бәяләде. Республика җитәкчесенә юл буе территориясен төзекләндерү эшләре дә алып барылуы турында сөйләделәр. Агачлар һәм куаклар утыртыла. Аларга су сибү системасы, шулай ук тышкы яктырту челтәрләре монтажлана. Икенче этап буенча коммуникацияләрне яңадан көйләү алып барыла, юл өслеге салына, трамвай рельсларын салу өчен участоклар әзерләнә һәм Монастырь ермагы аша күпер төзелә. Күпер өчен терәкләр торгызу буенча бетон эшләре төгәлләнде.
Төзелеш «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.