Сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда ашыгыч ярдәм килүдәге тоткарлыкларны аңлатты
![Сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда ашыгыч ярдәм килүдәге тоткарлыкларны аңлатты](https://tatar-inform.tatar/attachments/b62d7e763a6e349b0c3a89b3b365db9083d11dbc/store/fill/780/440/e351ccfcd6c8cee43d60e712638f058c1bb62ebaaf853b3d5b405c9ce630/IMG_20200620_174831.jpg)
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Covid-19 коронавирусына бәйле борчулы татарстанлыларның ашыгыч ярдәмне еш чакырулары системага җитди йөкләнеш тудыра. Мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, Казанда ашыгыч ярдәм машиналары кайчагында тоткарлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Без ашыгыч медицина ярдәме тоткарлыкларын теркибез, бу дөрес. Алар коронавирус инфекциясе проблемасының активлыгына бәйле. Кешеләр температура 37 градус, 37,1 градус булганда да ашыгыч медицина ярдәме чакыра», — диде спикер.
Вазгыять Үзәк округтан сулыш системасы проблемалары булган пациентларның барысы да Казанда җыелуы белән катлаулана. Көн саен шәһәр буенча чакыруларга якынча 80 ашыгыч ярдәм бригадасы чыга.
Ашыгыч ярдәм килү белән тоткарлыклар проблемасын элек Түбән Кама халкы күтәреп чыкты. Җавап итеп табиблар температура аз гына күтәрелгәндә ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәү кирәклеген әйтте.