Рөстәм Миңнеханов КФУның прецизион һәм регенератив медицина үзәгендә булды
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты базасында оештырылган прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәкне булдыруда Корнель университеты (АКШ) һәм Ноттингем университеты (Бөекбритания) катнашты. Ул яңа медицина технологияләре трансферы белән шөгыльләнә һәм фәнни-тикшеренү һәм фәнни-клиник блоклардан тора. Рөстәм Миңнеханов соңгысында булды.
Татарстан Президенты сырхауханә блогы, аналитик үзәк һәм нейротернәкләндерү бүлегенең эше белән танышты. Үзәктә диагностика процессы иң яңа инструменталь тикшеренү методлары базасында төзелә. Мәсәлән, омикс технологияләре реакцияләр чылбырында тәртип бозылу дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнехановны КФУ ректоры Илшат Гафуров (ул аңлатмалар бирде), Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина һәм «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов озатып йөрде.